Реклама
Җәмгыять
Апаста рәсем бәйгесе башлана
Район мәгариф бүлеге тарафыннан “Солдат таңны даладагы күл янында каршы ала” рәсем бәйгесе игълан ителә.
(22 март, “Апастово-информ”).
Рәсемнәр төсле, А4 форматында ясалырга тиеш. Яшь чикләре юк. Мәктәп укучыларының һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләренең конкурс эшләре 2023 елның 27 мартына кадәр Апас бистәсе, Яшьләр йорты, 1 йорт адресы буенча мәгариф бүлегендә кабул ителә (ишегалды аша керелә).
Бу рәсемнәр махсус хәрби операциядә катнашучыларга тапшырылачак. Ә иң оригиналь рәсемнәре өчен КФХ башлыгы Ибраһимов Зөфәр Таһир иганәчелек итә. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырачак.
-Зөфәр Ибраһимов шундый тәкъдим белән чыкты. Яшь буын матур, эчтәлекле рәсемнәре белән читтә иминлек өчен өлеш кертүче егетләргә рух ныклыгы өстәсен, - ди район мәгариф бүлеге мөдире Гөлүсә Галләмиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев