Апаста район башлыгы Айрат Җиһаншин теләктәшлеге белән район эчке эшләр бүлегенә заманча компьютер тапшырылды
Әлеге компьютер Апас урамнарында видеокүзәтү оештырганда файдаланылачак.
( 18 май, “Апастово-информ”).
“Мондый компьютер Апас урамнарындагы видеокамералардан алынган видеоязмаларны саклау һәм карау өчен бик кирәк иде. Безнең бурычыбыз – райондагы хәлне тәүлек әйләнәсен күзәтеп, контрольдә тоту. Апас районы буенча барлыгы 42 камера урамдагы хәлләргә видеокүзәтү ясый”, - дип билгеләп үтәләр район эчке эшләр бүлегендә.
Компьютерны район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев