Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста район башлыгы Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан медальләр тапшырды

Район башлыгы Равил Хисаметдинов Бөек Ватан сугышы ветераннарына “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел“ юбилей медальләрен тапшырды.


(19 февраль, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).

Үтәмеш авылында яшәүче Хәйретдин абый Сәлахов, Шыгайда гомер итүче Аманулла абый Гыйбадуллин, Апастан Мөхәммәтхамис абый Хисаметдинов, Фәрит абый Юнысов, Дүртиле авылында яшәүче Шәрифҗан бабай Сөләйманов, Ленинград блокадасы шаһиты Сария апа Сафина район башлыгы белән очрашып, шомлы еллар вакыйгаларын искә алдылар, бүгенге тормыш-көнкүрешләре хакында сөйләделәр.


Үтәмеш авылында яшәүче Хәйретдин абый Сәлаховның сугышта кергән мина кыйпылчыгы әлегә кадәр башында саклана, тәнендәге җәрәхәт эзләре бүген дә сыкрый.
“18 яшемдә сугышка киттем. Сталинград, Курск дугасы сугышларында илебез тынычлыгы өчен көрәштем, берничә тапкыр каты яраланып госпитальләрдә дәваландым. Без күргәннәр куркыныч төш кебек. Бүгенге тыныч, мул тормышның кадерен белеп яшәргә кирәк“, – ди ул.
Хәйретдин абый тормыш иптәше Нәгыймә апа белән 70 елдан артык парлы гомер кичерә, балаларына, онык-оныкчыкларына үрнәк алар.


Шыгай авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Аманулла абый Гыйбадуллинның сугышчан юлы 1943 елда башлана. Аманулла абый 6 ай дәвамында снайперлар әзерләү мәктәбендә хәрби күнекмәләр ала. Литвада оборона тотуда һәм Кенигсберг бәрелешләрендә катнаша. Һәрчак алгы сафларда булган солдат егеткә пуля кыйпылчыгы эләгә һәм ул каты яралана. 7 ай госпитальдә дәвалана. Әмма каты җәрәхәтләр алганнан соң да Аманулла абый фашистларга каршы көрәшен дәвам итә.
“Чехословакия җирләрен азат иткәннән соң, Белоруссия якларына 2 ай җәяү кайтырга туры килде. Исән калырбыз дип уйламадык та ул вакытта“, – дип искә ала ветеран.
Сугыш тәмамлангач та, бик тиз генә әйләнеп кайта алмый әле ул. Бобровский 2нче хәрби округында хезмәт итә. Аларның взводы кырларны миналардан арындыра. Туган якларына бары тик 1950 елда гына әйләнеп кайта.


Сугыш башланганда Апаста яшәүче Мөхәммәтхамис абый Хисаметдиновка 17 яшь була. 1944 елның октябрендә ул Саратов өлкәсенең Пугачев шәһәрендәге 27нче артиллерия полкына сержантлар мәктәбенә чакырыла. Хәрби укулар үткәннән соң Куйбышев шәһәренә корал төзәүче булып җибәрелә. Яшь солдат Җиңү көнен Куйбышев шәһәрендә каршылый.
Мөхәммәтхамис абый күпчелек гомерен элемтә тармагына багышлый. 22 ел дәвамында элемтә линияләре электромонтеры булып эшли.
“Гел килеп хәлемне белеп торасыз, күчтәнәчләр бирәсез. Рәхмәт сезгә“, – диде ветеран.


Апас авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Фәрит абый Юнысов 4 еллык хәрби хезмәтенең ике елын Кытай, Корея җирләрендә үткәрә. Беренче номерлы хәрби-почта станциясендә шофер булып хезмәт итә. Ул Пхеньянга 7 тапкыр бара. Юлда өч машинасы яна. Икенчесендә бик каты пешеп, Кытайның Чаньчунь госпиталендә дәвалана. Икенче мәртәбә “воронкада“ кич кунганда туфрак астында калып контузия ала. Тагын госпитальгә эләгә. Фәрит абый туган җир туфрагына 1953 елның гыйнварында гына кайта. Тыныч тормышта да намус белән хезмәт итә ул. Колхозда шофер, аннан һөнәр училищесында мастер булып хезмәт итә.


Борнаш авылының хөрмәтле аксакалы, бүгенге көндә Дүртиледә яшәүче Шәрифҗан абый Сөләйманов сугышны үз күзләре белән күргән, меңләгән корбаннарның шаһиты булган мөхтәрәм ветераннарның берсе.
“Украина, Молдавия, Румыния, Венгрияне дошманнардан азат итүдә катнаштым. Сугыша-сугыша Чехославакиягә барып җиттем“, – ди ул.

Дүртиле авылында гомер кичерүче Сария апа Сафина сугыш еллары турында күз яшьләре аша сөйли.
“Тревога башлангач, кая качарга белмәдек. Ничек кирәк алай исән калып, безне тәрәзәсе дө булмаган терлек ташый торган вагоннарга утыртып озаттылар. Әни кечкенә энебезне дөньяга китергән генә иде. Аны вагонга күтәреп алып керделәр. Нәни энебезне кулда күтәреп алып кайттык. Монда кайткач, ул вафат булды. Әни авыл буйлап торыр урын эзләде. Иң элек мунча кебек бер кечкенә генә йортка урнаштык. Кыенлыкларны бик күп күрдек”, - ди Сария апа.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев