Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста район башлыгы җирлекләр белән танышуны дәвам итә

Дүшәмбе көнне танышулар авыл җирлекләрендә дәвам итте. Район башлыгы җитәкчелегендәге комиссия социаль объектлардагы төзекләндерү һәм авыл хуҗалыгы эшләре белән танышты. Тутай авыл җирлегендә үзара салым акчасына Ворошилов урамына 130метр озынлыкта, 590 мең сумга таш юл салу эшенә керешкәннәр.

– “Чиста су” республикакүләм программа нигезендә Тутай авылында су юллары яңартылды, 50 тонна су сыйдырышлы башня куелды. Күкшем авылында да башнябыз искергән, якын көннәрдә шуны алыштыру эшенә керешәбез, - дип таныштырды авыл җирлеге башлыгы Наилә Насретдинова. Балалар бакчасы, башлангыч мәктәп, клубны карадылар. Күкшем авылындагы клуб һәм фельдшер-акушерлык пунктын башка бинага күчереп төзекләндерү эшләре башланган. Җитәкчеләр әлеге бинаны җентекләп карадылар, киңәштеләр. Киләчәктә төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк. “Нур” хуҗалыгында да кызу эш бара. Район башлыгы хуҗалык җитәкчесе Ришат Зиатдинов белән силос салу барышын һәм фермаларны карады, хуҗалыкның күрсәткечләре белән якыннан танышты. Киләчәктә уңышлар теләде.

Кызылтау авыл җирлегендә юллар көнүзәк мәсьәлә булып каралды. “Свияга” агрофирмасы җитәкчесе Марат Хәсәнов белән берлектә Кызылтау, Урта Балтай, Дәүләки фермаларының торышын карадылар. Киләчәктә фермаларны капиталь төзекләндереп терлек баш санын арттыру бурычы куелды. Урта Балтай авылы мәдәният йорты республикакүләм капиталь төзекләндерү программасына кертелгән. Җитәкчеләр биредә хезмәткәрләр белән, төзекләндерү вакытында китапханәне, эш бүлмәләрен күчереп тору турында киңәштеләр. Шундый ук очрашулар, танышулар авыл җирлекләрендә, хуҗалыкларда дәвам итә.

Гүзәл Хилавиева

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев