Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста район башлыгы Равиль Хисаметдинов Кубогына каратэ буенча ярышлар узды

Мондый ярышлар безнең районда беренче мәртәбә генә үткәрелә.

(26 декабрь, “Апастово-информ”).


Апас спорт мәктәбе спортчылар тавышыннан бүген гөр килеп торды. Биредә Буа, Кайбыч районнарыннан, Түбән Кама шәһәреннән һәм районыбыз көрәшчеләре каратэ буенча осталыкларын сынадылар. Беренчелекне алучы иң көчле спортчылар шәхси номинация буенча һәм һәр команда район башлыгы Кубокларына ия булдылар. Апас спортчылары 2нче урынны яулады. Шулай ук 2нче һәм 3нче урынны алучы һәр бала да Грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде. Ярышларда һәр район буенча елның иң яхшы спортчылары да ачыкланды. Безнең районнан иң-иңе булып Апастан Люция Галиәкбәрова танылды.
“Районыбызда каратэ ярышлары беренче мәртәбә генә үткәрелә. Киләчәктә дә без бу ярышларны дәвам итәрбез. Әлеге турнирлар көрәшчеләрне берләштерә, балалар һәм яшүсмерләр арасында спортны пропагандалый һәм сәламәт яшәү рәвеше үрнәге күрсәтә. Барыгызга да уңышлар телим”, - диде көрәшчеләрне сәламләп район башкарма комитеты җиткәчесе Алмаз Тугушев.
Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы исеменнән һәр балага Яңа ел күчтәнәчләре, истәлекле календарьлар бүләк ителде.
“Мин абыемның каратэ белән шөгыльләнүен кызыгып күзәтә идем. Шуннан соң әтием мине дә алып килде. Миңа ул вакытта бары тик биш кенә яшь иде. Инде менә хәзер үземнең дә кызыл поясым бар. Без абый белән бер тренировканы да калдырмаска тырышабыз“, - ди Апастан сигез яшьлек Айдар Сафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев