Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста район фермерлары ассоциациясенең конференциясе узды

Анда крестьян-фермер хуҗалыкларының узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә чыгарылды.

(27 гыйнвар, “Апастово-информ”).


Конференциядә районыбызның крестьян-фермер хуҗалыкларының узган ел эшчәнлегенә йомгак ясалды. Яңа елда хуҗалыкларның эшчәнлек сыйфатын арттыру буенча чыгышлар яңгырады, фикерләр, киңәшләр җиткерелде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов, “Россельхозцентр” җитәкчесе Ильяс Заһидуллин, район ветеринария дәүләт берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин үз чыгышларында бүгенге көндә булган проблемаларга да тукталдылар, фермерларга ярдәм төрләре буенча программалар турында сөйләделәр. Хуҗалык башлыклары шулай ук үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, үз тәкъдимнәрен керттеләр.
Конференция ахырында район фермерлары ассоциациясенә җитәкче итеп кабат Илдүс Хәбибуллин сайланды. Сөйләшүләр, фикер алышулар бәйрәмчә тәмамланды. Район башлыгы Айрат Җиһаншин иң яхшы крестьян-фермер хуҗалыклары башлыкларына Мактау грамоталары тапшырды.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев