Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста район газетасы “Йолдыз”(“Звезда”) кубогына 58нче эстафета узды

“Йолдыз” газетасы кубогы һәм призларына җиңел атлетика буенча традицион эстафета быел да спорт сөюче яшьләрне берләштерде.

(14 май, “Апастово-информ”).


Ул Бөек Җиңүнең 77 еллыгына һәм “Йолдыз” газетасының 90 еллыгына багышланды һәм матбугат көне уңаеннан оештырылды. Ярыш “Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм” девизы астында узды.

Биредә урта гомумбелем бирү мәктәпләреннән һәм төп гомумбелем бирү мәктәпләреннән командалар катнашты.

Берничә көнгә сузылган яңгырлар туктап, балалар өчен матур көн бүләк итте. Гадәти генә көн спорт бәйрәменә әверелде.

Эстафетаны район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Гыйльфанов ачып җибәрде. Район мәгариф бүлеге, яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкче-белгечләре катнашты.
- “Йолдыз” призына узган ярышта катнашмаган бала сирәктер. Спорт бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм һәм җиңүләр телим, - диде газетаның баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева.

Йөгерешчеләр старт сызыгына басты. Алдан билгеләнгән этапларда бер-берсен алмаштырып, беренчелек өчен тырыштылар алар. Җиңү шатлыгы озак көттермәде.

Урта мәктәпләрдән беренче урында – Каратун, икенче урында – Борнаш, өченче урында – Зур Күккүз мәктәбе командалары. Төп гомумбелем бирү мәктәпләре арасында Каратун, Апас мәктәбе һәм Зур Күккүз командасы җиңү яулады. Ике кубок та Каратун мәктәбе укучылары кулында.

Эстафетаның баш хөкемдары Рәмис Гыйззәтов бу чараны оештыруда 30 елдан артык катнаша. Ул быел да командаларны каршы алып, үзенең киңәшләрен бирде. Шулай ук ярышның имин һәм оешкан төстә узуы өчен юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, район үзәк хастаханәсе, Апас мәктәбе хезмәткәрләренең зур өлеше керде. Гөлүсә Нургалиева иганәчелегендә балалар тәмле ризыклардан авыз итте.
Барлык җиңүчеләр Мактау грамоталары һәм бүләкләр алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев