Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста район Сабан туенда яңа гаилә туды

Башка еллардан үзгә буларак, быел Гафиятуллиннар гаиләсе үзләренең никахларын барлык райондашлар алдында - Сабан туеның үзәк мәйданында рәсмиләштерделәр. Яшьләр мәйданга бизәүле, тарантаслы атларда килеп, милли гореф-гадәтләребезне яңарттылар. Яңа гаилә төзегән Алмаз Гафиятуллин һәм Айгөл Әхмәтҗанова икесе дә район үзәгеннән. Киләчәктә туган төбәгебездә төпләнеп калып, биредә хезмәт итәчәкләр. Аларга район башлыгы...

Башка еллардан үзгә буларак, быел Гафиятуллиннар гаиләсе үзләренең никахларын барлык райондашлар алдында - Сабан туеның үзәк мәйданында рәсмиләштерделәр. Яшьләр мәйданга бизәүле, тарантаслы атларда килеп, милли гореф-гадәтләребезне яңарттылар. Яңа гаилә төзегән Алмаз Гафиятуллин һәм Айгөл Әхмәтҗанова икесе дә район үзәгеннән. Киләчәктә туган төбәгебездә төпләнеп калып, биредә хезмәт итәчәкләр. Аларга район башлыгы Котлау хаты һәм бүләккә - автомат кер юу машинасы тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев