Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста республика аграрийларының семинар-киңәшмәсе узды

Язгы кыр эшләренә әзерлек сызыгында торучы аграрийлар алдында урып-җыю чорына әзерлекне башлау максаты куела.

(7 апрель, “Апастово-информ”). 
Республиканың 23 районнынан җыелган җитәкче-белгечләр семинар эшен МТК “АК Барс“ның Каратундагы базасы эшчәнлеге, авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерү остаханәләре эше белән танышудан башладылар. Төрле цехларга бүленгән остаханә, аларның һәрберсе өчен җаваплы белгечләр, хезмәткәрләр техниканы төзекләндерү, эшне оештыру шартлары белән уртаклаштылар. МТК “Ак Барс“ оешмасында язгы кыр эшләрендә катнашучы техникалар әзерлек сызыгына куелган. Бу көннәрдә хезмәткәрләр урып-җыю чорында катнашачак техникаларны төзекләндерү эшләренә керешкәннәр. 
“Техниканы төзекләндерү белән беррәттән техника өчен кирәкле булган детальләрне эшләү һәм яңарту мөмкинлеген дә булдырдык. Моның өчен тиешле җиһазларыбыз да, белгечләребез дә бар. Узган елны шиномонтаж эшен башлап җибәрдек”, - дип таныштырды МТК “Ак Барс” филиалы җитәкчесе Александр Алексеев. 
Авыл хуҗалыгында эш тынып тормый. Яңа гына язгы кыр эшләренә әзерлекне төгәлләгән аграрийлар алдында урып-җыю чорына әзерлекне башлау бурычы куела. 
“Республикада язгы кыр эшләренә техникалар 98 процент әзер. Хәзер урып-җыю эшләренә әзерлекне башлау максатын куябыз. Семинар-киңәшмә барышында да комбайннарны төзекләндерү, запас частьләр булдыру буенча җитәкче-белгечләр белән сөйләшүләр алып барабыз, проблемаларны чишү юлларын уртага салып сөйләшәбез. Биредә запас частьләр белән тәэмин итүче махсус дилерлар да катнаша. Апас районы җирлегендә урнашкан МТК “Ак Барс” оешмасы техниканы төзекләндерү, запас частьләр булдыру буенча үрнәк күрсәтте”, - дип белдерде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов. 
Семинар кунакларын район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров сәламләде. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов районның авыл хуҗалыгы тармагы эшчәнлеге, язгы кыр эшләренә әзерлеге белән таныштырды.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев