Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста республика халык иҗаты бәйгесендә җиңү яулаган өлкәннәрне хөрмәтләделәр

Оста куллары белән матурлык тудыручы бер төркем ак яулыклы апалар “Ветераннар – Татарстан Республикасы халкының мәдәни мирасын саклаучылар” республика бәйгесендә катнаштылар.

(24 июнь, “Апастово-информ”).


Бәйге иң элек район күләмендә узды. Бәйгедә районыбыз авылларыннан 23 катнашты. Алар 10 номинация буенча үзләренең кул эшләрен тәкъдим иттеләр.
“Бик теләп катнаштылар. Аларга мәдәният хезмәткәрләре дә ярдәмгә килде. Конкурска алмаз мозаикасы, чигү, бәйләү, декоратив флористика буенча кул эшләре кабул ителде. Барлык эшләр дә сокланырлык иде”, - дип белдерде районның ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина.
Иң матур кул эшләре республикага тәкъдим ителгән. Нәтиҗәдә, Коштавылы авыл җирлегеннән Фирдәүсә Гыйсмәтуллинаның, Чирмешән авыл җирлегеннән Хаҗия Сафиуллинаның һәм Кече Бакырчыдан Нурания Гатауллинаның кул эшләре югары бәя алган. Каратуннан Физалия Гыйззәтуллинаның бисерлардан үреп ясалган сувениры һәм Гөлнур Насыйбуллинаның фотосурәте халык мәхәббәтен яулаган.
Бәйгедә катнашкан кул осталары хөрмәтләү чарасына җыелды. Алар бу юлы да буш кул белән килмәгән иделәр. Зал тутырып үзләренең кул эшләре күргәзмәләрен тәкъдим иттеләр. Барлык катнашучыларга ихлас рәхмәт сүзләре юлланды, район ветераннар Советының Грамоталары, истәлекле бүләкләре тапшырылды. Республика күләмендә җиңүчеләр республика ветераннар Советының Дипломнары белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев