Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста Республика көне уңаеннан “Дельфин” бассейнында йөзү ярышлары узды

Балалар бүген йөзү буенча күнекмәләрен камилләштерделәр.

(29 август, “Апастово-информ”).


Бүген 2010-2011 еллларда туган балалар бассейнга җыелды. Алар бирегә яраткан шөгыльләрен сагынып килгәннәр.
“Алда яңа уку елы. Спорт түгәрәкләре дә үз эшләрен дәвам итәчәк. Балалар өчен ярышлар уздырылачак, көчлеләр ачыкланачак. Шуңа күрә, йөзүчеләргә дә, зур ярышларга әзерләнү максатыннан, күнекмәләрен ныгытырга кирәк”, - диде спорт мәктәбе директоры Ринат Шәяхметов.
Бүген ир-балалар һәм кызлар яшь үзенчәлекләре буенча бүленеп, зур тырышлык белән, йөзеп карадылар, күнекмәләрен камилләштерделәр, бик теләп үзләренең шөгыльләрен искә төшерделәр.
Апаста, шулай ук, 2004-2005 елларда туган балалар арасында мини-футбол уеннары да узды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев