Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста рейдлар вакытында 2 салмыш шофер тоткарланган

Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре 1-4 сентябрь көннәрендә участок инспекторлары белән берлектә рейдларга чыктылар.

(4 сентябрь, “Апастово-информ“).


Төп игътибар руль артында аек булмаган халәттә йөрүчеләргә юнәлтелде. Бу көннәрдә 2 салмыш шофер тоткарланды. Әлеге хакта районның ЮХИДИ җитәкчесе Румбик Гәрәев хәбәр итте.

“Дәвеш авылы янәшәсендә һәм Кормаш юлында транспорт белән салмыш килеш идарә итүчеләр белән очраштык. Аларга хәзер 1,5 елга правасыз калу һәм 30 мең сум күләмендә штраф яный“, – диде Румбик Гәрәев.

Юллар игътибарсызлыкны тиз сизә. Хәвеф-хәтәрсез, имин йөрергә язсын!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев