Апаста Россия флагы көне уңаеннан машиналар парады узды
Бәйрәм хөрмәтенә Россия флагы беркетелгән машиналар парады старт алды.
( 22 август, “Апастово-информ”).
Машиналар парады район мәдәният йорты каршыннан старт алды. Ленин урамыннан дәвам ителгән машиналар парады күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Апаслылар урамнарда, капка төпләрендә Россия флагы беркетелгән машиналарны кызыксынып күзәтте.
Машиналар парады район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды. Барлыгы 10лап машина бәйрәм акциясендә катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев