Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста Россия Флагы көне билгеләп үтелде

Дәүләт бәйрәме Апасның үзәк ял паркында узды.

(22 август, “Апастово-информ”).


Дәүләт флагы азатлык һәм мөстәкыйльлек, ышаныч һәм рухият, бөеклек һәм көч-куәт кебек төшенчәләрне үзенә берләштерә. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре, Апас сәнгать мәктәбе коллективы оештырган концерт программасы бүгенге истәлекле көнгә багышланган иде.
Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Дәүләт флагы көненә карата күргәзмәләр әзерләгәннәр. Парк мәйданында Россия тарихын һәм аның бөек шәхесләрен чагылдырган китаплар, истәлекле датага багышланган фотоальбомнар да урын алган. Биредә шулай ук триколор-тасмалар өләшенде, аквагрим буенча мастер-класслар, “Сәләт” балалар иҗат үзәге коллективы тарафыннан фотозона оештырылган иде. Шулай ук балалар төрле уеннарда катнаштылар.
Бәйрәм төштән соң 14.00 сәгатьтә автомобильләр парады белән дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев