Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста Россиякүләм конкурсларның муниципаль этабында җиңүгә ирешкән укытучыларыбызны бүләкләү тантанасы узды

Бу уңайдан районыбыз укытучылары өчен зур бәйрәм оештырылды.

(21 май, “Апастово-информ”).


Район мәдәният йортында районыбыз укытучыларының иң-иңнәре җыелды. Биредә россиякүләм бәйгеләрдә һөнәри осталыкта көч сынашып, төрле номинацияләрдә уңышка ирешкән укытучыларыбыз сәхнәгә чыгып хөрмәтләнделәр. Аларның һәрберсенә Мактау грамоталары һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Ә призлы урыннарга лаек булучы укытучылар шулай ук акчалата бүләккә ия булдылар.
Бүләкләү тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев та катнашты. Ул укытучыларның тынгысыз һәм тырыш хезмәте өчен рәхмәт белдереп, иң җылы теләкләрен ирештерде.
“Укытучы һөнәре гомер –гомергә иң җаваплы хезмәтләрнең берсе саналган. Яшьләргә белем бирүдә һәм аларны тормышка чын шәхес итеп тәрбияләүдә сезнең өлешегез чиксез зур. Барысы өчен дә сезгә зур рәхмәт. Киләчәктә дә үз һөнәрегезгә тугры булып калуыгызны, тагы да зуррак уңышларга ирешүегезне теләп калам”, - диде ул.
Бүләкләү тантанасы районыбызның иҗади бәйгеләрдә җиңү яулаган сәләтле балаларыбыз башкаруындагы җыр-биюләр белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев