Апаста руль артындагы хатын-кызлар юл сакчылары кулыннан чәчәкләр алды
Апасның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары "Руль артындагы хатын-кызга чәчәк бүләк ит" акциясенә кушылды.
(8 март, "Апастово-информ").
Юл сакчылары иртәдән үк юлларга чыгып, шофер туташларны, ханымнарны бәйрәм белән котлады, чәчәк бүләк итте.
"Башка көннәрдән аермалы буларак, без бүген кисәтүләр ясамадык, ә бәйрәм белән котладык. Хатын-кызларыбызның йөзендә гел елмаю булсын, юлларда исән-имин йөрсеннәр", - ди ЮХИДИ җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев