Апаста рус теле көнен билгеләп үттеләр
Бәйрәм чарасында Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинны, аның иҗатын искә алдылар.
(6 июнь, "Апастово-информ").
Апасның “Туган якны өйрәнү” музеенда рус теленә нигез салучы бөек шагыйрь Александр Сергеевич Пушкинның туган көненә багышланган әдәби кичә узды. Үзәк китапханә, музей хезмәткәрләре шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын искә алдылар, махсус күргәзмә белән таныштылар.
"Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин һәм безнең Габдулла Тукаебыз үз халкының милли рухын чагылдыручы кабатланмас шәхесләр. Безнең музеебызда да алар турында бик күп истәлекләр, мәгълүматлар саклана. Апаслылар күңелендә дә алар мәңге яши",- диде музей хезмәткәре Эльмира Рәхимова.
Әдәби кичә музей янәшәсендә урнашкан Александр Сергеевич Пушкинның бюсты янында дәвам итте. Бөек шагыйрьнең бюстена чәчәкләр салынды, шигырьләр яңгырады.
Гомере буе Пушкинның иҗатына гашыйк булган, аны тирәнтен өйрәнгән, озак еллар балаларга рус теле һәм әдәбияты серләрен ачкан остаз Лира Яруллина бик кызыклы мәгълүматлар җиткерде.
"Пушкинны укыгыз, яратыгыз, онытмагыз",-диде ул.
Бөек шагыйрьне рус әдәби теленә нигез салучы дип атыйлар. Шуңа да Пушкин туган көнне Халыкара рус теле көне дип тә билгеләп үтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев