Апаста Сабантуйга бүләк җыялар
Иң матур бәйрәм - Сабан туе якынлаша.
(1 июнь, "Апастово-информ").
Милли йола буенча, Сабан туе алдыннан һәр авылда бүләк җыела.
Иске Йомралы авылында әлеге йола беренчеләрдән булып башкарылды.
"Йорттан-йортка кереп, җырлашып, биешеп Сабан туена бүләк җыйдык. Колгага яулыклар, сөлгеләр бәйләделәр. Шунысы да сөенечле - 11 июньдә бездә авыл Сабан туе да узар дип көтелә", - ди Иске Йомралы мәдәният йорты мөдире Резедә Гайнетдинова.
Сабантуйга бүләк җыю һәр авылда дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев