Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаста сайлау эшендә актив булган хезмәткәрләр хөрмәтләнде

Чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Айрат Җиһаншин сайлау участогында актив эшләүчеләргә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

(3 нче июнь, “Апастово-информ”).
Татарстан Республикасында сайлау системасын үстерүгә зур өлеш керткән өчен Кече Болгаер 891 номерлы сайлау участогы рәисе Алсу Шәйхетдинова, Дәвеш 902 номерлы сайлау участогы рәисе Ранис Булатов, Түбән Биябашы 905 номерлы сайлау участогы секретаре Нәфисә Төхвәтуллина Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
15-17 мартта Татарстанда Россия Президентына сайлауларны зур әзерлек һәм үткәрү буенча актив һәм нәтиҗәле эш өчен, Апасның 878 нче сайлау участогы секретаре Миләүшә Зәмдиханова, Территориаль сайлау комиссиясе бухгалтеры Алинә Абдуллина, Шыгай 916 нчы сайлау комиссиясе рәисе Алсу Камалиева Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хатына ия булдылар.
Татарстанда Россия Президентына сайлауларны зур әзерлек һәм үткәрү буенча актив һәм нәтиҗәле эш өчен, Түбән Барыш 894 нче сайлау участогы рәисе Фәнис Зарипов, Шәмәк 920 нче сайлау участогы секретаре Алсу Хәмидуллина, Түбән Биябашы 905 нче сайлау участогы рәисе Гүзәл Фәттахова, Тәүгелде 887 нче сайлау участогы секретаре Гөлинә Шәфигуллина, Дәүләки 889 нчы сайлау участогы рәисе Мәдинә Шәйдуллина район башлыгының Рәхмәт хатын кабул итеп алдылар.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин һәрберсенә олы рәхмәтен ирештерде. Районда сайлауларның оешкан төстә узуын, һәрбер сайлау участогында активлык һәм төгәллек күренүен ассызыклап узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев