Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста Салават Кәримов урамы ишегалларын ачу тантанасы узды

“Безнең ишегалды” республика программасы нигезендә Салават Кәримов урамы ишегаллары төзекләндерелде.

(26 август, “Апастово-информ”).


Республикада өченче ел рәттән “Безнең ишегалды” программасы эшләп килә. Әлеге программа нигезендә, районыбызда быел дүрт ишегалды капиталь төзекләндерелә. Аның өчесе Салават Кәримов урамында урнашкан.


“Президентыбыз тарафыннан халыкка уңайлы мохит тудыру максатыннан уйланылган программа бу. Уңайлы шартлардан, матурлыктан файдаланып, киләчәктә дә чисталыкны, пөхтәлекне саклап калырга тырышыгыз. Районыбызда халык теләктәшлеге белән узучы “Чиста ишегалды” бәйгеләрендә катнашып, үз урамыгызның гүзәллеген күрсәтеп, җиңүле урыннарга ирешүләрегезне теләп калам”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев.


Салават Кәримов урамында проектта каралган барлык уңайлылыклар да бар. Биредә тротуарлар, юллар, балалар мәйданчыгы эшләнгән, машиналар кую урыннары, яктырткычлар, утырып ял итү эскәмияләре урнаштырылган. Халык та ишегалларын, бакчаларын төрледән-төрле чәчәкләргә, яшеллеккә күмгән.


Тантанада “Безнең ишегалды” программасын тормышка ашыруда зур өлеш керткән белгечләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре халыкка җыр-моңнарын бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев