Реклама
Җәмгыять
Апаста салмыш шофер юл һәлакәте ясаган
Кичке сәгать 9лар тирәсендә, район үзәгендә – музей янында юл транспорт һәлакәте теркәлә.
(19 июнь, “Апастово-информ“).
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары хәбәр иткәнчә, “ВАЗ-2115“ машинасы хуҗасы салмыш килеш руль артына утырып юлга чыга һәм борылышка сыймыйча, идарәне югалтып, каршыга килүче “ГАЗель“га барып бәрелә. Машиналарга зур зыян килә. Бәхеткә каршы, үзләре исән-сау.
“Хәзер шоферга бу адымы өчен җавап бирергә туры киләчәк. Аңа 30 мең сум күләмендә штраф яный һәм 1,5 ел җәяү йөрергә туры киләчәк“, – диләр юл сакчылары.
Юлларда сак булыгыз, аек акыл белән йөрегез! Сезне өйдә зарыгып, исән-сау кайтуыгызны көтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев