Апаста салмыш шоферлар тоткарланган
Соңгы вакытта үзебезнең исәнлегебез, иминлегебез өчен өйдә генә торырга, чыгып йөрмәскә дигән өндәүләр бик еш яңгырый. Исереккә диңгез тубыктан, дигәндәй, салмыш шоферлар, әллә ишетмәгән, әллә оныткан, бер-берсенә кунакка йөрешергә булганнар.
(13 апрель, “Апастово-информ“).
Апрель аеның 10 көнендә 3 салмыш шофер тоткарланган. Алар бар да урамга, махсум рөхсәте булмаган килеш, кунакка йөрешү нияте белән чыккан. Бу хакта районның ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр иттеләр.
5 апрель көнне Апас эчендә мопед белән егетләр тоткарлана. Алар икесе дә салмыш була. Апаска бәйрәм итәргә килгән егетләрнең берсенең транспорт йөртү хокукы да булмый. Хәзер аларның эшләре судка җибәрелгән.
10 апрель көнне Татар Черкенендә яшәүче абый күрше авылга кунакка бара. “Волга“ машинасына утырып кире кайтканда, аягында да басып тора алмаган ир-ат юл сакчыларына очрый. Әле ярый алар тоткарлый, юкса, андый халәттә зуррак фаҗигалар да килеп чыгарга мөмкин иде. Хәзер шоферга зур күләмле штраф яный һәм 1,5 ел җәяү йөрергә туры киләчәк.
Юлларда сак булыгыз, үзегезне саклагыз, башкаларның гомерен куркыныч астына куймагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев