Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста сайлау комиссиясе әгъзаларының семинар- укулары үтте

Бүген район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында район сайлау комиссиясе рәисләре һәм сайлауларны уздыру буенча җаваплы вәкилләр катнашында семинар-укулар үтте. Биредә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Олег Сквордяков һәм Үзәк сайлау комиссиясе рәисе киңәшчесе Валентина Каменькова катнаштылар. Алар сайлауга кагылышлы кайбер үзгәрешләр, яңалыклар хакында сүз алып бардылар....

Бүген район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында район сайлау комиссиясе рәисләре һәм сайлауларны уздыру буенча җаваплы вәкилләр катнашында семинар-укулар үтте. Биредә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Олег Сквордяков һәм Үзәк сайлау комиссиясе рәисе киңәшчесе Валентина Каменькова катнаштылар. Алар сайлауга кагылышлы кайбер үзгәрешләр, яңалыклар хакында сүз алып бардылар. Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре белдерүенчә, төп игътибар "мобиль сайлаучы"ларга юнәлтелә. Вакытлыча ялда, командировкада булган яки теркәлү урыны буенча яшәмәүче кешеләргә үзләренә җайлы булган участокта сайлау мөмкинлеге тудырыла. Ул сайлаучыга дәүләт хезмәтләре сайты аша онлайн-гариза тутырыла. 31 гыйнвардан 12 мартка кадәр күпфункцияле үзәк яки территориаль сайлау комиссиясендә, 25 февральдән башлап теләсә-кайсы сайлау участогы комиссиясендә гариза тутырырга мөмкин.
Ләлә Сафиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев