Апаста сайлаулар оешкан төстә бара
Апас районында 57 сайлау участогы иртәнге сәгать 8дә эшен башлап җибәрде. Апас территориаль сайлау комиссиясеннән хәбәр итүләренчә, көндезге сәгать 12дә 12429 кеше сайлауга килде.
Ул барлык сайлаучыларның 80,13 процентын тәшкил итә. Танай-Турай, Кече Болгаер, Әҗем, Борнаш авылларында иң актив сайлаучылар яши. Әлеге участоклар алдынгылар рәтендә. Апас-Яшьләр сайлау участогында электрон рәвештә тавыш бирү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев