Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста сенаж әзерләү төгәлләнү алдында

Беренче кат күпьеллык үләннәрне чабып, терлек азыгы әзерләү эше төгәлләнү алдында. Горбунов берләшмәсенең Кызыл Тау бүлекчәсендә дә терлек азыгы әзерләү оешкан төстә бара. Хезмәткәрләр ике сменада эшли. - Безнең бүлекчәдә 800 гектарда күпьеллык үлән чәчелгән. Аның 150 гектары яшел массага, калганы печән һәм сенаж салу өчен урылды. Бүлекчәдә өч терлекчелек...

Беренче кат күпьеллык үләннәрне чабып, терлек азыгы әзерләү эше төгәлләнү алдында. Горбунов берләшмәсенең Кызыл Тау бүлекчәсендә дә терлек азыгы әзерләү оешкан төстә бара. Хезмәткәрләр ике сменада эшли.
- Безнең бүлекчәдә 800 гектарда күпьеллык үлән чәчелгән. Аның 150 гектары яшел массага, калганы печән һәм сенаж салу өчен урылды. Бүлекчәдә өч терлекчелек фермасы бар. Кызыл Тауда - 1700 тонна, Көлкәштә - 1680 тонна, Шәмәктә 2400 тонна сенаж салынды. Барлыгы 4 баз булачак, - диде идарәчесе Рифат Гәрәев.
Без Шәмәк терлекчелек фермасы янына барганда мәйданчыкта эшнең кызган чагы иде. Бер базны инде тутырып бетереп, өстен япкан вакытка туры килдек. Рифат Гыйбадуллин, абыйлы-энеле Данис һәм Рафис Вафиннар, Илдар Хисамов күп еллар туплаган тәҗрибәләренә таянып, эшне җитез башкаралар. Ә икенче бер почмакта техника гөрелтесе. "КамАЗ"лар ташып, тракторлар эттереп, тигезләп, тыгызлап торалар.
Тәүгелдедә яшәүче Фәнис Әкбәров та сенаж салу эшенә үзеннән зур өлеш кертә.
- Тракторга утырганыма 26 ел вакыт узды. Иң элек чылбырлы тракторда хезмәт иттем. Инде "Фенд" тракторында да 13 ел эшлим. Ел әйләнәсе эш табылып тора. Руль артына гел утырасы гына килеп тора, - диде ул.
72 яшендә дә хезмәттән тәм табып, хәрәкәтнең сәламәтлек өчен файдалы булуын аңлап яшәүче Роберт абый Нәҗмиевне дә чираттагы кызу эш көнендә очраттык.
- Эш сәгате белән исәпләшкән юк. Иртән торып яраткан эшеңә китү зур шатлык ул. Эшемне дә күрәләр. Быел Сабан туенда иң өлкән механизатор буларак телевизорга да лаек булдым. Хезмәтемне бик яратып башкарам, - ди Роберт абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев