Апаста “Шәхси трактор“ операциясе бара
Ул 8 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Безнең районда шәхси кулларда 421 берәмлек техника исәпләнә. Аларның 312се - трактор, 6сы - комбайн, 77се - тагылмалы арба, 17се - кар чаналары. Әлеге техникаларның бүгенге көнгә яртысы гына техник карау узган. Бәла аяк астында гына йөри, дип юкка гына әйтмиләр. Таләпләргә, техниканың төзеклегенә...
Ул 8 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Безнең районда шәхси кулларда 421 берәмлек техника исәпләнә. Аларның 312се - трактор, 6сы - комбайн, 77се - тагылмалы арба, 17се - кар чаналары. Әлеге техникаларның бүгенге көнгә яртысы гына техник карау узган.
Бәла аяк астында гына йөри, дип юкка гына әйтмиләр. Таләпләргә, техниканың төзеклегенә бармак аша карау зур фаҗигаларга китерергә дә мөмкин бит. "Шәхси трактор" операциясе юл-транспорт һәлакәтләрен киметү, трактор, үзйөрешле машина, прицеплар белән бәлага юлыгуларны киметү максатыннан оештырыла. Хәвефсез хәрәкәтләрен тәэмин итү максатында, ут системасы төзеклеге, аерым яктырткычлар көйләү буенча аңлату эшләре алып барыла. Операция юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелә. Бу чорда шәхси кулдагы, юридик затлар җаваплылыгындагы техникалар тикшерелә. Төп игътибар куллануга рөхсәт кәгазе, дәүләт теркәү билгеләре барлыгына, теркәлү узуына бирелә. Кагыйдә бозучыларга административ җаваплылык каралган. Техника штраф стоянкасына да куелырга мөмкин. Машина сатып алучы аны 10 көн эчендә теркәргә тиеш. Хуҗасының тракторчы-машинист таныклыгы булу мөһим.
Юллардагы иминлек бөтенебезнең дә җавапчыл карашында.
Ирек Солтанбеков, дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев