Апаста штрафын вакытында түләмәүчеләргә “ау“ бара
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары Апасның Яшьләр урамында рейд уздырды. Биредә куркынычсызлык каешын эләктермәүче, машинасының дәүләт номеры укымаслык хәлдә булган шоферлар очрады. Шулай ук әлегә кадәр транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән бер шофер, кабат рульгә утырып юлга чыккан өчен тоткарланды. Юл сакчылары сүзләренчә, штрафларын вакытында түләмәүче шоферларга да "ау" бара....
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары Апасның Яшьләр урамында рейд уздырды. Биредә куркынычсызлык каешын эләктермәүче, машинасының дәүләт номеры укымаслык хәлдә булган шоферлар очрады. Шулай ук әлегә кадәр транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән бер шофер, кабат рульгә утырып юлга чыккан өчен тоткарланды. Юл сакчылары сүзләренчә, штрафларын вакытында түләмәүче шоферларга да "ау" бара. Көн саен 4әр кешенең эше судта карала. Бу очракта инде шоферга штрафын икеләтә түләргә туры киләчәк, яки аңа административ иреген чикләү каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев