Апаста силос салу эше башланды
Быел районда 100 мең тонна сыйфатлы силос салу мөмкинлегебез бар. Кукуруз уңышы бик яхшы-куе һәм сусыл булып өлгерде. Аксымга бай чәкәннәре дә мул һәм тәмам тулышкан. Быел районда иң беренче булып силос салу эшен Шыгай фермасында башладылар. 20 сентябрьдә биредә моңа багышлап районкүләм семинар үткәрелде. "КамАЗ" шоферы Илшат Гәрәев, тракторчылар...
Быел районда 100 мең тонна сыйфатлы силос салу мөмкинлегебез бар. Кукуруз уңышы бик яхшы-куе һәм сусыл булып өлгерде. Аксымга бай чәкәннәре дә мул һәм тәмам тулышкан.
Быел районда иң беренче булып силос салу эшен Шыгай фермасында башладылар. 20 сентябрьдә биредә моңа багышлап районкүләм семинар үткәрелде. "КамАЗ" шоферы Илшат Гәрәев, тракторчылар Марат Садриев белән Рушан Гыйниятов һәм башкалар һәр эшне үз вакытында һәм сыйфатлы итеп башкара. Бу конвейерда эшләүчеләрне кырга, базларга килеп көнгә 2-3 тапкыр тәмле итеп ашаталар.
-Безнең фермада барлыгы 200 савым сыеры исәпләнә. Бу көннәрдә заводларга көн саен 4 тоннага якын сөт озатабыз. Бер сыерга уртача 19 килограмм сөт савыла. Узган елгыдан 1,5 килограммга артык бу,-ди ферма мөдире Лилия Салиева. -Быел фермабыз ишегалды, кардаларда 2000 тонна салам-печән эскертләргә өелде. Агрофирманың баш зоотехнигы Әсгать Мөхәммәтҗанов терлек азыгы әзерләгәндә барлык технологияне төгәл үтәүне тәэмин итте. Базларга барлыгы 2000 тонна яхшы сенаж салып куйдык. Тагын бик шатлыклы яңалыгыбыз бар-безнең фермада быел бик җентекләп капиталь ремонт үткәрелә. Барлык проблемаларыбызны да төзүчеләргә алдан ук әйтеп куйган идек, төзекләндерү эшләрен шуннан башладык. Иң сөенгәнебез-авылдан фермага кадәр 1 километр чамасы озынлыкта яңа бетон юл салынды. Тораклар арасында да юллар төзекләндерелде. Тигез юллардан эшкә килүе дә күңелле хәзер. Терлекләргә азык кертүчеләргә дә эш шартлары бик күпкә яхшырды.
Район фермаларында барлыгы 86 сенаж-силос базлары исәпләнә. Соңгы 10 елда терлекләргә сусыл азыкны кыр, ферма янәшәләрендә 1000 әр тонналык курганнарга салу алымы да кулланыла. Былтыр әнә шундый ысул белән кукуруз силосы 15 курганда бик яхшы сакланды. Быел да бу алым гамәлдә калачак.
-Менә минем "ДТ-75" тракторы завод конвейерыннан төшкәнгә 30 еллар чамасы вакыт узып киткән. Әле дә сәгать кебек эшли. Ферма ишегаллары, кардалардагы тиресне чыгарып түгүне быел бик әйбәт оештырдылар. Көзге тоташ яңгырларга киткәнче барлык чокыр-чакырларга ком-таш тутырып тигезләүне дә онытмасыннар иде.
Узган ел районда ел ярымга җитәрлек сенаж-силос әзерләнгән иде. Төрле консервантлар кулланып салынган 10 мең тоннасы әле дә баз-курганнарда бик яхшы саклана һәм кулланыла.
-Аягы корыда булган сыер яхшы ашый, авырмый, күп сөтле була,-ди ветеран-тракторчы Марат Садриев.-Кырдан кайтан азыкны коры, тигез юллардан базга китерүе, фермаларга төяп җибәрүе дә бик җиңел, тиешле шарт-таләпләр төгәл үтәлсә генә азык сыйфатлы була.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев