Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә 56 кеше хезмәт итә

Социаль хезмәткәрләр – чит кешеләрнең борчуларын да, шатлыкларын да уртаклашып, ярдәм кулы сузарга ашыгучы игелекле, мактауга лаек хезмәт ияләре.

Районда әлеге өлкәдә 56 кеше хезмәт куя. Алар өлкәннәрне, физик мөмкинлеге чикләнгән райондашларны, аз тәэмин ителгән гаиләләрне, авыр хәлдә калучыларны кайгырту буенча җаваплы һәм бик тә кирәкле эш башкара.


Районның халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина озак еллар хезмәт иткән тармак ветераннарына, иңне-иңгә куеп эшләүче хезмәттәшләренә ихлас теләкләрен, рәхмәт сүзләрен ирештерә.

-Күпкырлы, четрекле, зур сабырлык, түземлек таләп итүче хезмәт. Өлкәннәрнең үз кешесенә әйләнеп, йөрәк җылыгызны бүләк итәсез. Безнең һөнәрдә очраклы кешеләр юк. Кешеләрне яратмасаң, өлкәннәрне аңламасаң, эшләп тә булмый. Барыгызга да олы рәхмәтемне әйтәм, - ди җитәкче.

Өйгә барып хезмәт күрсәтү, гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәләрендә эшләү, гаилә мөнәсәбәтләрен хәл итү дә зур сәләт һәм игътибар сорый. Социаль чараларны халыкка җиткереп, бүлекчәгә шәхси сорау белән килгән райондашларның мөрәҗәгатьләрен тыңлап, хәл итү юлларын табу да идарә хезмәткәрләренең бер юнәлеше.

Социаль яклау идарәсе төрле грантларда катнаша, яңа технологияләр керә, яңа хезмәтләр ачыла. Узган ел бәйгедә җиңү нәтиҗәсендә тернәкләндерү бүлмәсе булдырганнар. Бирегә килеп мөмкинлеге чикләнгән һәм сәламәтлеге какшаган райондашлар, теләге булган өлкәннәр шөгыльләнә ала.

-Сез кайгыртуга, игътибарга мохтаҗ булган һәр кешегә хезмәт күрсәтәсез. Балалары, оныклары булып та ялгыз гомер кичерүчеләр бар. Сез кешенең гомерен озынайтып, шатлык бүләк итәргә тырышасыз, актив тормышка өндисез, җылы өләшәсез. Сезнең белән тыгыз бәйләнештә эшлим, өлкәннәргә мөнәсәбәтегезне яхшы аңлыйм, - ди районның ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина.

Социаль хезмәткәрләр арасында ир-атлар сирәк очрый. Колгынада яшәүче Наил Заһидуллин әлеге эшнең бер кыенлыгын да күрми.
-12 ел әлеге өлкәдә эшлим. Күршедәге әби белән бабайны караудан башланып китте. 6 кешене карыйм. Яратып эшлим, өлкәннәр белән дә аңлашабыз, - ди Наил абый.

Гөлфия Сафина Түбән Биябашы авылында игелекле хезмәт башкара. Ул 2007 елдан бирле социаль хезмәткәр булып эшли.
-6 әбием бар. Аларның берсе урын өстендә ята. Аңа бигрәк тә игътибар кирәк. Өлкәннәр үз якыннарым кебек, яннарына сагынып барам, - ди ул.

Сатмыштан Мансура апа Гыйльфанова 2011 елдан бирле әбиләр тәрбияли. Үзе дә өлкән яшьтә булуга карамастан, алар янына теләп йөри.

-Нинди эшләре бар, барысын да эшләргә тырышам. Әле ярый әбиләрем бар дип рәхәтләнеп эшләп йөрим. Аралашып, кәефләрем күтәрелеп кайта. Алар миңа яшәргә дәрт бирәләр, - ди Мансура апа.

Социаль яклау идарәсенең өйгә барып социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Светлана Салаватуллина олы йөрәкле, киң күңелле хезмәттәшләре белән горурлануын яшерми.

-Мин көмеш волонтер исемен йөртәм. Әлеге эштә инде 5 ел. Социаль хезмәткәр Рушания Ильясова  белән өлкәннәргә төрле эшләрендә ярдәм итәбез, аңлашып эшлибез, - ди Кызыл Тау авылында яшәүче волонтер Алия Борһанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев