Апаста соңгы атнада 3 салмыш шоферга беркетмә төзелгән
Районда салмыш шоферларга каршы көрәш дәвам итә.
(20 август, “Апастово-информ“).
ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларына караганда, ел башыннан исерткечләр кулланган хәлдә 36 шофер тоткарланып, аларга беркетмә төзелгән. Салмыш шоферлар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәсә дә, алар янәшәдәгеләргә зур куркыныч тудыра. Чөнки аек акыл белән идарә иткәндә дә юлда төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Аңын исерткечләр томалаган шофер үз гамәлләрен белештерерме?
“Соңгы атнада гына да район үзәгендә салмыш килеш транспорт белән идарә иткән 3 шоферга беркетмә төзелде. Аларның икесе көн үзәгендә, берсе төнге сәгатьләрдә очрады. Шоферларның язмышын суд хәл итәчәк“, – ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев