Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста солдат Аналары хөрмәтләнә

23 февраль - Ватан сакчылары көне уңаеннан, район башлыгы тәкъдиме белән хәрби бурычын кайнар нокталарда үтәгәндә һәлак булган кыю егетләребезнең әниләре белән очрашулар уза.

Солдат хезмәтендә улын югалткан Аналарның хәсрәтләре гомерлек. Бала борчулары кичергән гаиләләрдә район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, сугыш хәрәкәте ветераннарының район бүлеге җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин булды. Әниләрнең хәлләрен белешеп, көнкүрешләре белән танышып, район башлыгы исеменнән азык-төлек пакетлары тапшырдылар. Хатирәләр яңартып, солдат уллары хакындагы истәлекләрне барлап, азга гына булса да борчуларын оныттырып кайттылар.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев