Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста солтаннар һәм сылу кызлар билгеле булды

“Сәләт” балалар иҗат үзәгендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “Егет солтаны – Сылукай 2021” бәйгесе үтте.

(12 нче ноябрь, “Апастово-информ”).


Биредә район мәктәпләреннән барлыгы 14 укучы катнашты. Апас мәктәбе данын Нуриев Ислам һәм Энҗе Зыятдиновалар яклады. Җитәкчеләре Айсылу Закирова.
“Бәйгедә катнашучы егетләр һәм кызлар Татарстан тарихы буенча белемнәрен, сөйләү осталыкларын сынадылар, үзләренең җыр-биюгә, нәфис сүзгә осталыкларын күрсәттеләр. Бик күңелле булды”, - диде Апас мәктәбе укытучысы Айсылу Закирова.
Район буенча “Егет солтаны-2021” исеменә Апас урта мәктәбе укучысы Ислам Нуриев (җитәкчесе Закирова А.Ф.), ә “Сылукай-2021” исеменә Борнаш урта мәктәбе укучысы Зәринә Абдуллина (җитәкчесе Гыйниятуллина Н.Ә.) лаек булды.
Катнашучыларның һәрберсе номинацияләр буенча бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев