Апаста “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленә әзерлек эшләре бара
Бүген "Сәләт" балалар иҗаты йортында район мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, балалар бакчалары, сәнгать мәктәбе укытучылары белән берлектә киңәшмә узды. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Луиза Сафина, Рөстәм Мингазиев, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина һәм район яшьләр эше һәм спорт бүлеге белгече Ләйлә Сираҗева катнаштылар. Киңәшмәдә сүз...
Бүген "Сәләт" балалар иҗаты йортында район мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, балалар бакчалары, сәнгать мәктәбе укытучылары белән берлектә киңәшмә узды. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Луиза Сафина, Рөстәм Мингазиев, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина һәм район яшьләр эше һәм спорт бүлеге белгече Ләйлә Сираҗева катнаштылар. Киңәшмәдә сүз "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленә әзерлек эшләре, кайбер үзгәрешләр кертелү хакында барды.
Фестиваль быел ВЛКСМның 100 еллыгын билгеләп үтүгә багышлана. Районда сайлап алу турлары 3 төркемгә бүленеп, Урта Балтай авылы, Апас һәм Әлмәндәр авыллары мәдәният йортларында үтәчәк.
Беренче сайлап алу туры 5 февраль көнне Урта Балтай авылы мәдәният йортында башланып китәчәк. Биредә Чирмешән, Дәвеш, Кызыл-Тау, Урта Балтай, Бакырчы, Дәүләки, Кильдураз, Морзалар мәктәбе укучылары чыгыш ясаячаклар. 6 февраль көнне Апас мәдәният йортында Каратун, Болын-Балыкчы, Биеш, Сатмыш, Табар Черене, Апас, Акхуҗа мәктәпләре, Апас аграр көллият укучылары, 9 февраль көнне Әлмәндәр авылы мәдәният йортында Борнаш, Олы Күккүз, Иске Йомралы, Чүрибураш укучылары чыгышлары каралачак. Җиңүчеләр катнашында район мәдәният йорты сәхнәсендә Гала-концерт үтәчәк. Уңышлы чыгыш ясаучы балалар зона турына үтәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев