Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста спорт сөюче балалар өчен район башлыгының чыршы бәйрәме узды

Бәйрәмдә балаларга район башлыгы Айрат Җиһаншинның изге теләкләре җиткерелде, тәмле күчтәнәчләре тапшырылды.

 

Реклама

(6 нчы гыйнвар, “Апастово-информ”). 
Спорт сөюче, һәм төрле спорт төрләрендә уңышка ирешкән балаларны район мәдәният йорты фоесында әкият геройлары каршы алды һәм төрле уеннар уйнадылар, күңел ачтылар. 
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова район башлыгы Айрат Җиһаншин, район башкарма комитеты исеменнән сәламләде. 
“Бүгенге залга спортсөюче балаларыбыз җыелган. Шулай ук спорт ярышларында алдынгы урыннарны алып килдегез. Киләчәктә дә спортбелән шөгыльләнүне дәвам итәрсез, район данын танытырсыз дип ышанам. Яңа елда да сәламәтлек, яңа уңышлар телим”, - диде Гөлүсә Галләмова. 
Балалар әти-әниләре, дәү әни- дәү әтиләре белән бергәләп район мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән “Үги кыз” әкиятен яратып карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев