Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста сөт эшкәртү комбинаты яңадан эшләп китү алдында

Биредә 230 кешегә эш урыннары булачак.

(12 нче февраль, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).


Татарстан Республикасының Премьер- министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Җәббаров эшлекле сәфәрен Каратунда урнашкан сөт эшкәртү заводын караудан башлады.

 


Белгәнебезчә, озак еллардан бирле туктап торган Каратун сөт эшкәртү заводы Удмуртия Республикасында эшләп килүче “Ува молоко” инвесторлары тарафыннан сатып алынды. Хәзерге вакытта биредә заводны эшләтеп җибәрү өчен күләмле эш бара. Төзекләндерү эшләре 2020 елның гыйнвар аеннан башланып киткән. Узган елның сентябрь аеннан җиһазлар урнаштырыла башлаган. Агымдагы елда тәүлегенә 450 тонна сөт эшкәртү эшләре башланачак.


“Апас сөт комбинатында тәүлегенә 40 тоннага кадәр каты сырлар, һәм тәүлегенә 20 тоннага кадәр сөт сүле (сыворотка) эшкәртеләчәк. Бу елына 12,6 мең тонна әзер продукция дигән сүз. Шулай ук 230 кешегә эш урыннары булачак. Бүгенге көндә 642 миллион инвестиция кертелде”, - дип заводта эшләнгән эшләр белән таныштырды җитәкчесе Александр Емшанов.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев