Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста өстәл теннисы осталары ярышты

Апаста «Хезмәткә һәм ил сагына әзер" (ГТО) Спартакиадасы программасы буенча Апас, Буа, Тәтеш, Чүпрәле районнарындагы башлангыч һөнәри белем бирү уку йортларының алты командасы арасында өстәл теннисы буенча зона беренчелеге турниры зур оешканлык шартларында үтте. Аны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев катнашты. Апас аграр көллияте директоры Фаил...

Апаста «Хезмәткә һәм ил сагына әзер" (ГТО) Спартакиадасы программасы буенча Апас, Буа, Тәтеш, Чүпрәле районнарындагы башлангыч һөнәри белем бирү уку йортларының алты командасы арасында өстәл теннисы буенча зона беренчелеге турниры зур оешканлык шартларында үтте. Аны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев катнашты. Апас аграр көллияте директоры Фаил Курамшин, укытучылар, ашханә, Апас балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе коллективы кунаклар өчен барлык шартларны да булдырганнар иде. Көллият үзешчәннәре чыгышын да яшь спортчылар яратып карады.

3 сәгать буе берничә өстәл артында барган ярыштан соң җиңүче командаларны бүләкләү, ярышларны ябу тантанасы үтте. Призлы урыннарны кызлар һәм егетләр арасында Буаның медицина көллияте белән ветеринария техникумы, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы һәм гражданнар иминлеге көллияте, Чүпрәленең тармак технологияләре техникумы командалары яулады.

-Апас аграр көллияте җыелма командасы да ярышка бик ныклап әзерләнгән иде, тик бу юлы спорт бәхете башкаларга күбрәк елмайды, күрәсең,-ди Апас ДЮСШ директоры Ринат Шәяхмәтов. Апас аграр көллият физкультура укытучысы Алмаз Мифтахов та шул ук фикерен җиткерде.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев