Апаста студентлар хәрбиләргә өй токмачы кисте
Районның аграр көллиятендә пешекче һөнәрен үзләштерүче егет-кызлар бергәләшеп токмач ясадылар.
(1 февраль, “Апастово-информ”).
Токмач махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәреләчәк.
“Токмачка кирәкле әйберләрне көллият коллективы алып килде. Йорт токмачы – сыйфатлы һәм табигый азык-төлек. Ул коры хәлдә озак саклана. Йорт токмачы белән аш шулпасы төрле авырулар вакытында да файдалы, яралыларга аякка басарга да ярдәм итәчәк. Егет-кызлар ясаган токмач ашаганда, егетләр әниләре кулларының тәмен тояр”, - диде көллият директоры Илгизәр Нигъмәтҗанов.
Токмач басучылар арасында кызлар гына түгел, тәмле, оста куллы егетләр дә бар. Ә ир-егетләр пешергән ашлар тагын да тәмле булуы сер түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев