Апаста сугыш ветераннары да шигырь яза
Районыбызда бүген нибары 20 ләп кенә Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Шулай, гомер агышы аларны да мәңгелек йортка алып китеп бара. Тик хәтерне генә күмеп куеп булмый менә. Исән-сау гына гомер итүче сугыш ветераннарыбызга районда тиешле кадер-хөрмәт күрсәтелә. Дәүләт программасы буенча, мәсәлән, соңгы 5 елда алар һәм аларның тол калган...
Районыбызда бүген нибары 20 ләп кенә Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Шулай, гомер агышы аларны да мәңгелек йортка алып китеп бара. Тик хәтерне генә күмеп куеп булмый менә. Исән-сау гына гомер итүче сугыш ветераннарыбызга районда тиешле кадер-хөрмәт күрсәтелә. Дәүләт программасы буенча, мәсәлән, соңгы 5 елда алар һәм аларның тол калган тормыш иптәшләре өчен аерым йортлар, фатирлар төзелде. Барлык авылларда да алар хөрмәтенә куелган һәйкәл-обелисклар яңартыла, яңалары сафка басты. Алар янында бар халык катнашында үткәрелүче тантана-искә алулар буыннар чылбырын өзми, хәтеребезне яңарта. 9 май-Бөек Җиңү бәйрәмнәре, башка истәлекле даталарда ветераннарыбызның урыннары түрдә. Араларында менә Фәрит абый кебек, шигырь җанлылары да бар. Аңа исә тагын бер айдан 90 яшь тулачак! Аның бу ике шигырен сез дә укып карагыз. Нинди сагыш һәм сугыш ветеранының яшь буыннарга җиткерергә теләгән тирән сүз, мәгнә ярылып ята аларда!
Ришат Җамалиев.
Ялгыз йортта бар карт яши...
Авылыбызның түбән очында
Ялгыз йорт бар, ян тыкрыкта.
Менә инде ничә дистә еллар,
Бер ялгыз карт яши шул йортта.
Авыл читендәрәк бер ялгыз йорт
Салам башлы аның түбәсе,
Бу йортта кем яши икән диеп,
Килгән иде кереп күрәсе.
Бер ялгызы түгел, икәү алар,
Мәчесе бар аның иптәшкә.
Сөйләшәләр алар икәү бергә
Ул да ярый кайчак киңәшкә.
Бер ялгызы гына яшәсә дә,
Бирешми ул уйга, сагышка.
Дүрт баласы булып, дүртесе дә
Киткән аның изге сугышка.
Кайтмаганнар аның балалары,
Яу кырыннан, изге сугыштан,
Безнең бабай үзе дә яшь чакта
Деникинга каршы сугышкан.
Шул сугышта алган яралардан
Айный алмый, һәрчак сызлана.
Зарын тыңлар өчен берәү дә юк,
Мәчесенә сөйли, зарлана.
Карчыгы да иртә дөнья куйды,
Күралмады кышның карларын.
Әгәр алар икәү бергә булса
Сөйләр иде аңа зарларын.
Менә инде ничә дистә еллар
Таптый бабай район сукмагын.
Йомышы бар аның хуҗаларда
Юк-бар өчен генә юлга чыкмаган.
Район конторының ишекләрен,
Күп шакыды ялгыз йорт карты
Тик һәрвакыт игьтибарсыз калды
Таләп иткән берничә шарты.
Деникинга гына түгел безнең бабай
Бик күп сугышларда катнашкан.
Немец, поляк, ак финнардан тагын,
Выборг шәһәрен дә алышкан.
Аның йомышы бик авыр да түгел,
Килә аның шуны беләсе-
Бу сугышлар кайчан тынар икән,
Юктыр моңа җавап, күрәсең...
Туфрак күмгән аны, югалткан...
"Хәтер китабы"н актарам,
Бер генә кат түгел, икешәр.
Бәлкем балам монда булып,
-Әнкәй, бәгърем,- диеп бер дәшәр.
Юк ул монда, бу китапта
Ул бит хәбәрсез югалган.
Туплар шартлаган чагында
Гәүдәсен туфрак каплаган...
Фәрит Юнысов, 90 яшь, Апас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев