Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста сугыш чоры баласы “Җиңү диктанты” язды

Бөтенроссия тарихи акциягә 1000нән артык райондашыбыз кушылды.

(27 апрель, “Апастово-информ”).


Апаста яшәүче 93 яшьлек Әминә апа Саматова өчен әлеге тарихи вакыйга аеруча истәлекле булды. Чөнки Бөек Ватан сугышы аның тормышында тирән эз калдырган.
“Сугыш башланганда миңа 13 яшь иде. 1942нче елда әтием вафат булды. Аннан соң бер-бер артлы ике абыем яу кырына чыгып киттеләр. Алар белән кабат күрешү насыйп булмады. Берсе Ленинград өлкәсендә вафат булды, ә икенчесе бөтенләй хәбәрсез югалды”, - дип хатирәләрен яңартып, сугыш чоры баласына багышлап иҗат иткән шигырен дә яңгыратты.
Акциядә район өлкәннәре, Җиңү волонтерлары катнашты.
“Без бик теләп килдек. Бөек Ватан сугышы тарихы белән кызыксынабыз, аны өйрәнәбез. Илебезнең батыр егетләре белән горурлнабыз”, - диде аграр көллият студенты Динияр Гыйләҗетдинов.
Апаста яшәүче Люция апа Зыятдинова “Җиңү диктанты”н ел саен диярлек яза. Быел да ул зур тарихи вакыйгадан читтә калмады, бик теләп килүе хакында шатланып сөйләде.
“Бөек Ватан сугышы тарихын гаиләбез белән өйрәнәбез. Балаларым һәм оныкларым белән дә кайбер сорауларга җаваплар эзлибез. Әтием Фарук та Бөек Ватан сугышында катнашты. Аның сөйләгәннәре әле дә колакта яңгырый, күңелләрне тетрәндерә”, - диде ул.
“Җиңү диктант”ын акциясенә хезмәт коллективлары да кушылды. Районның гадәттән тыш хәлләр оешмасы, район китапханәчеләре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, хәрби хәрәкәт ветераннарының Координацион Советы җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин аеруча активлык күрсәттеләр.
Акциядә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова сәламләп, чараның мөһимлеген ассызыклап узды, катнашучыларга хөрмәтен белдерде.
“Җиңү диктант”ын бөтен Ил яза. Диктант кешеләрне нәкъ менә Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә җәлеп итүне, яшь буында тарихи грамоталылыкны һәм патриотик тәрбияне арттыруны максат итеп куя. Бу тарихи чарада 1000нән артык райондашыбыз да катнаша”, - дип белдерде ул. Гөлүсә Галләмова үзе дә тарихи белемнәрен сынап карады.
“Җиңү диктанты”н Апас мәктәбенең 7нче һәм 9нчы сыйныф укучылары да язды.
“Без Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнәбез. Төрле документаль кинофильмнар карыйбыз, өстәмә чыганакларга мөрәҗәгать итәбез. Минем бабам да Бөек Ватан сугышында катнашып, яу кырында башын салган. Аның хатлары әле дә саклана. Алар безнең өчен иң кадерле истәлек”, - диде Гүзәл Исмәгыйлева.
Апас мәктәбенең тарих укытучысы Айдар Хәбибуллин Бөек Ватан сугышы еллары Илебез тарихында мөһим урын алып торуы хакында әйтте.
“Бөек Ватан сугышы тарихын дәресләрдә дә өйрәнәбез. Шулай ук дәресләрдән тыш чаралар да еш уза. Мәктәптә “Сугышчан Дан” музее эшләп килә. Биредә бик күп экспонатлар саклана”, - диде укытучы.
“Җиңү диктанты” акциясе “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе, Россия тарихи җәмәгатьчелеге, “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия җәмәгать хәрәкәте һәм хәрби-тарихи оешмалар тарафыннан оештырылды. Катнашучылар 45 минут эчендә Бөек Ватан сугышы белән бәйле 25 сорауга җавап бирделәр. Районда “Җиңү диктанты”н район Үзәк китапханәдә һәм Апас мәктәбендә яздылар. Бирегә килүчеләрне район мәдәният йорты хезмәткәрләре җыр-моңнар белән каршы алдылар 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев