Апаста сугыш һәм тыл ветераннарына бүләкләр тапшырыла
Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан сугыш ветераннары, сугышта катнашучыларның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре бәйрәм котлаулары кабул итә.
(18 апрель, “Апастово-информ”).
Бүләкләр Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән тапшырыла. Бүләкләр шәһәр тибындагы Апас поселогында яшәүче ветераннарга да килеп иреште. Шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты вәкилләре хөрмәтле ветераннарыбызга бәйрәм котлауларын ирештерделәр, изге теләкләрен юлладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев