Апаста табиблар студентлар белән очрашты
Аграр көллият студентлары өчен төрле кызыклы һәм файдалы очрашулар оештырыла.
(10 февраль, “Апастово-информ”).
Чираттагысы – район үзәк хастаханәсенең хатын-кызлар табибәсе Лариса Карабанова булачак әниләр булән очрашты. Кызлар белән әңгәмә узды, файдалы киңәшләр яңгырады.
Табибә гаилә кыйммәтләре турында әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында үз-үзләрен тоту кагыйдәләре, замана чирләре хакында мәгълүматлар да уртага салып сөйләшенде.
“Сез барыгыз да булачак әниләр, хуҗабикәләр, тормышыбызның дәвамчылары. Шуңа күрә дә, сәламәтлегегезгә, үзегезнең гамәлләрегезгә игътибарлы булсагыз иде”, - диде Лариса Карабанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев