Апаста тагын бер гаилә административ комиссия исәбенә куелган
Районда 10 июньдә игълан ителгән "Яшүсмер-2015" акциясе 15 августта тәмамланды. Ул "Күзәтүсезлек", "Каникуллар" һәм "Энә" этапларына бүленеп үтте. Аның нәтиҗәләре 25 сентябрьгә чыгарылачак. -Бу акция барышында административ хокук бозулар буенча район комиссиясенең 5 утырышы үткәрелде. Татарстанның 71 нче Законы таләпләрен бозуга кагылышлы 24 административ эш каралды. 1 июнь-31 августта кичке...
Районда 10 июньдә игълан ителгән "Яшүсмер-2015" акциясе 15 августта тәмамланды. Ул "Күзәтүсезлек", "Каникуллар" һәм "Энә" этапларына бүленеп үтте. Аның нәтиҗәләре 25 сентябрьгә чыгарылачак.
-Бу акция барышында административ хокук бозулар буенча район комиссиясенең 5 утырышы үткәрелде. Татарстанның 71 нче Законы таләпләрен бозуга кагылышлы 24 административ эш каралды. 1 июнь-31 августта кичке 11дән соң урамда, җәмәгать урыннарында олылар, туганнары озатуыннан тыш йөргән балигъ булмаганнарга, аларның әти-әниләренә карата кырыс җәзалар кулланылды. 1 сентябрьгә административ комиссиянең махсус исәбендә 12 яшүсмер тора. Халыкны социаль яклау идарәсе аша 34 бала тәрбияләнүче 18 гаилә дә аерым күзәтү астында. Аларга төрлечә ярдәм күрсәтелә. Җәйге 3 айда 1 яшүсмер һәм 3 гаилә төзәлүләренә бәйле рәвештә адмкомиссия исәбеннән төшерелде, 1 гаилә исәпкә куелды,-ди аның секретаре Гөлнара Маликова.
Фото:http://yandex.ru/clck/jsredir
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев