Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста тагын бер ханым 227 мең акчасын мошенниклар кулына күчергән

Мошенниклар үз корбаннарын аулауны дәвам итә. Районда яшәүче бер ханым 227 мең акчасын үз куллары белән билгесез кешеләргә күчергән.

(11 февраль, “Апастово-информ“).


Билгесез затлар 16.00-17.00 сәгатьләр аралыгында, кәрәзле телефоннан ханымның ышанычын яулап, кредит алдыралар һәм аны үзләренә күчертәләр. Ул соңрак кына алдануын аңлый. Бу хакта район эчке эшләр бүлегеннән хәбәр иттеләр.

“Мондый төр җинаятьләрнең бик азы гына ачыла. Телефоныгызга таныш түгел номер шалтыратса алмагыз, шикле кешеләр белән сөйләшмәгез. Йортыгызга да таныш түгел кешеләрне кертмәгез. Соңыннан үкенерлек булмасын, – ди район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев