Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста тантаналы төстә паспортлар тапшырылды

Районның ундүрт яше тулган 17 үсмер егете һәм кызы тантаналы төстә кулларына паспорт алды.

(Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).



Тантаналы чара районның ЗАГС бинасында үтте. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район миграция бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хәбибуллина, “Бердәм Россия” партиясенең Апас җирле бүлеге башкарма сәркатибе Румия Идрисова һәм район яшьләр бүлеге белгече Ләйлә Сираҗева катнашты. Егет-кызларның шатлыкларын уртаклашырга әти-әниләр дә килде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина истәлекле вакыйга уңаеннан яшьләргә район башлыгының изге теләкләрен җиткерде.
“Бүгеннән сез илебезнең тулы хокуклы гражданнары булдыгыз. “Быел илебез һәм республикабыз күләмендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгын һәм ТАССРның 100 еллыгын һәм районыбызның 90 еллыгын бәйрәм итәбез. Мөһим вакыйгаларга бай бу ел сезнең күңелегездә дә истәлек буларак уелып калсын. Киләчәктә туры юлдан тайпылмыйча, илебезнең, республикабызның, районыбызның лаеклы кешеләре булып яшәгез. Апасыбыз данын еракларга танытып, аның киләчәге өчен хезмәт итегез”, - диде ул.
Тәбрикләүләр җыр-моңнар белән үрелеп барды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Айрат Айтуганов һәм Рамилә Вавилова яшьләргә үзләренең җырларын бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев