Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста “Тарихта без эзлебез” республика бәйгесенең район этабы узды

Конкурс-бәйге Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган иде.

(21 февраль, “Апастово-информ”).


“Тарихта без эзлебез” бәйгесе Татарстан Республикасының Архив эшләре буенча дәүләт комитеты тарафыннан уздырыла. Бу уңайдан районга республика кунаклары - Архив эшләре буенча дәүләт комитеты вәкиле Алмаз Хафизов, социологик фәннәр докторы, профессор Дилә Мостафина, Казан Дәүләт мәдәният институты студентлары Карина Заһидуллина һәм Раил Миңнегалиев килде.
Бәйгенең төп максаты – үз нәселеңнең, халкыңның, туган төбәгеңнең тарихын өйрәнү, милли гореф-гадәтләрне, мәдәниятне искә төшерү һәм саклап калу, гаилә иҗаты традицияләренә ярдәм итү һәм үстерү, аның ролен көчәйтү иде.
Башта килгән кунаклар мәдәният йорты фойесында оештырылган күргәзмәләрне карап, бәяләп чыктылар.
Бәйгенең икенче өлешендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова барлык кунакларны сәламләп, чыгыш ясады.
Конкурс-бәйгедә Урта Балтай авылыннан Рашат абый Гыйзәтуллин, Болынбалыкчы авылыннан Садыйковлар һәм Олы Болгаер авылыннан Зарифуллиннар гаиләсе катнашты. Алар күргәзмәләр аша үзләренең гаилә тарихларын, гореф-гадәтләрен тәкъдим иттеләр. Сәхнәдәге матур күренешләрне дә жюри бик яратып тамаша кылды.
Бәйгедә Садйковлар гаиләсе 1нче, Зарифуллиннар гаиләсе 2нче һәм Урта Балтайдан Рашат абый Гыйзәтуллин 3нче урынны яулады. Барлык катнашучыларга да район башлыгының Дипломнары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Болынбалыкчы авылыннан Садыйковлар гаиләсе Чүпрәле районында узачак бәйгенең зона этабында район данын яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев