Реклама
Җәмгыять
Апаста ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан сертификатлар тапшырылды
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев тарафыннан оешма җитәкчеләренә һәм эшмәкәрләргә “ТАССРның 100 еллыгы“ мәгълүмати билгесен искәрткән сертификатлар бирелде.
(9 сентябрь, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).
Районыбызда җитештерелгән һәм тәкъдим ителгән азык-төлек ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан сатуга махсус тамгалар белән чыга. Шулай ук логотипны куллану хокукы оешмаларга да бирелә. Ул азык-төлекнең, эшнең сыйфатына гарантия бирә, республикабызның тарихын искәртә.
–Авыр шартларда да үз йөзегезне саклап калдыгыз. Киләчәктә дә авырлыкларны бергәләп җиңеп, аңлашып эшләргә язсын, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев.
Шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Шамил Гаффаров та район башлыгы исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерде.
–Эш урыннары булдырып, район халкын эш белән тәэмин иткәнегез, тырышлыгыгыз, зирәклегегез өчен рәхмәт сезгә. Алга таба да уңышлар юлдаш булсын, – диде ул.
Әлеге хокукка шәхси эшмәкәрләр Руслан Хәсәнов, Фәрит Фәйзуллин, Фәнис Зәйнуллин һәм “Апас сөт комбинаты“, “Апас автотранспорт предприятиесе“ җәмгыятьләре ия булды.
Фәнис Зәйнуллин 26 ел инде сәүдә тармагында үз эшен алып бара. Ул хезмәтләре һәм үзләренә булган ярдәм турында сөйләп үтте.
–Хакимият тарафыннан игътибар һәм ярдәм тоябыз. Рәхмәт ярдәмнәре һәм Сертификат өчен. Үз чиратыбызда, без дә эшебезне сыйфатлы итеп башкарырга тырышырбыз, – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев