Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаста татар халкының беренче хатын-кыз композиторы, танылган якташыбыз Сара Садыйкованы искә алдылар

1 ноябрь – танылган якташыбыз Сара Садыйкованың туган көне. Тууының 115 еллыгы уңаеннан Апаста искә алу чарасы узды.

(1 ноябрь, “Апастово-информ“).


Сара Садыйкова исеме халкыбыз күңелендә аеруча тирән мәхәббәт белән саклана. Аның хөрмәтенә район үзәгендә һәйкәл дә куелган. Тутайдагы музееннан халык өзелми.

“Сара апаның иҗаты күпкырлы. Аны белмәгән кеше юк. Киләчәк буын да танылган якташыбыз хакында белеп үсәргә тиеш дигән максат белән эшлибез“, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.

Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов Сара апаның моңнарын күңелләргә җиткерде.

“Без Сара Садыйкова исемен мәңгеләштерү өлкәсендә эшебезне дәвам итәбез. Тутайдагы музейда 1 меңнән артык экспонат саклана. Апасның Сара Садыйкова урамы да иң матур, төзек урамнарның берсе. Анда бүген 89 гаилә яши“, – диде Рәмис Ногманов.

Чүрибураштан Лира Яруллина, Апастан Фәрит Кәлимуллин да Сара апа Садыйкова турында истәлекләрне барладылар. Сара Садыйкова музее җитәкчесе Гөлсөя Гайнуллина музейдан кеше өзелмәвен билгеләп үтте.

Сара Садыйкова музеена чәчәкләр салынды, сөекле композиторыбыз юксыну хисләре аша искә алынды. Музейда исә Сара Садыйкова коймаклары пешерелгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев