Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова кабул итүләр уздырды

Районга эш сәфәре белән Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килде.

(21 сентябрь, “Апастово-информ”).


Эльмира Зарипова район башлыгы Айрат Җиһаншин белән берлектә район халкын кабул итте, барлык сораулар буенча аңлатмалар бирде.
“Бүгенге көндә халыкка эш урыннары булдыру һәр муниципалитетның төп бурычы булып тора. Кабул итүләрдә яңгыраган сорауларның күпчелеге эш белән тәэмин итүгә кагылышлы иде”, - дип билгеләп үтте министр.
Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова якынлашып килүче өлкәннәр декадасы кысаларында районда узачак чаралар белән дә кызыксынды.
“Районда һәр өлкән кеше игътибар үзәгендә тора. Бәйрәм чараларыннан беркем дә читтә калмачак. Аларга азык-төлек продуктлары тапшырылачак, мәдәни чаралар тәкъдим ителәчәк”, - дип таныштырды район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Эльмира Зарипова район җитәкчелегенең өлкән буынны кайгырту юнәлешендә мөһим эш алып баруын бәяләп, үрнәк итеп куйды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев