Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста телләр турындагы законның үтәлешен бәяләделәр

Районда туган телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү комиссиянең чираттагы утырышы узды. (26 май, “Апастово-информ”).

Биредә башкала кунаклары - Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре катнашты.
“Максатыбыз – Апас районында “Татарстан республикасы халыклары телләре турында”гы Зоконның үтәлешен күзаллау һәм аны Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенә җиткерү. Булган кимчелекләрне сезнең белән бергә төзәтү, ярдәм итү, - дип белдерде комиссия вәкиле Олег Хисамов.
Утырышта районда “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” ТР Законының үтәлеше, “Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында нинди мөһим эшләр башкарылуы хакында сүз алып барылды. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева районда милли мәгарифне үстерү хакында чыгыш ясады. Районның Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Гөлнара Галиәкбәрова районда гореф-гадәтләрне, халыклар бердәмлеген чагылдырган милли-мәдәни чараларның еш узуын, мәдәният хезмәткәрләренең республика, ил киңлекләрендә уңышлы чыгыш ясауларын билгеләп үтеп, районда эшләп килүче “Халыклар дуслыгы йорты”ның эшчәнлеге белән таныштырды.
Комиссия вәкилләре “Салават күрпере” балалар бакчасында, Туган якны өйрәнү музеенда, Апас мәктәбендә, район хастаханәсендә булып, законның үтәлеше белән кызыксындылар, элмә такталардагы язуларның дөреслегенә игътибар иттеләр.
“Элмә тактагы язулар комиссиянең аеруча игътибар үзәгендә тора. Урам исемнәре дә утырышта раслана. Исемнең тарихы, мәгънәсе өйрәнелә”, - дип ассызыклады район комиссиясе рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина. Ул шулай ук республика вәкилләренә киңәш-тәкъдимнәре өчен олы рәхмәтен ирештерде һәм утырышта яңгыраган фикерләр туган телләрне саклау һәм үстерү эшендә һичшиксез игътибарга алыначагы хакында белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев