Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста терлек санын саклау һәм сөтнең сыйфатын яхшырту бурычы куела

Районда сөт җыю һәм аңа түләү мәсьәләләренә кагылышлы җыелыш узды.

Авыл җирлеге башлыклары, сөт җыючылар район башлыгы Айрат Җиһаншин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов, ветеринария белгечләре һәм сөтне кабул итүчеләр белән очрашты. Барлык мәсьәләләр дә ачыктан-ачык уртага салып сөйләшенде.


“Сөт бәясе төшә бара. Әлеге проблема Апас районында гына түгел, Ил күләмендә күзәтелә. Төрле район һәм төбәкләр белән дә сөйләшәбез, чагыштырабыз. Халыктан күп мөрәҗәгатьләр, сораулар да килә. Сөт комбинаты җитәкчесе белән дә киңәшмә узды. Безнең районның сөтен беренчеләрдән булып алу хакында сүз булды. Районда сөтне югарырак бәядән тапшыру мөмкинлеге бар. Шушы көннәрдә Апас сөт комбинаты коры сөт җитештерүне башлап җибәрәчәк. Ләкин төп таләп булып сөтнең сыйфаты тора. Без бу юнәлештә уртак фикергә килеп эшләргә тиеш”, - диде район башлыгы.


Районда төп максат – терлек санын саклап калырга, сөтнең бәясен киметмәскә, сыйфатны яхшыртырга. Бу юнәлештә уртак тырышлык кирәк. Айрат Җиһаншин шулай дип белдерде.



“Үзебезнең районда сөт комбинаты бар. Көненә 200 тонна сөттән 18-20 тонна коры сөт җитештереләчәк. Эш апрель аенда башланып китәр дип көтелә. Сыйфатлы сөт тапшырып, әйбәт түләү көтеп булачак”, - диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов.



Киләчәктә сөт җыю вакытында тикшерүләр узачак. Авыл җирлеге башлыклары, ветеринария, авыл хуҗалыгы берләшмәсе хезмәткәрләре рейдларга чыгачак. Сыйфатсыз сөт тапшыручыларның намуслары, бәлки, шул чакта уяныр. Сөт җыючылар сүзләренчә, сыйфатсыз сөт тапшыручы бер кеше аркасында барлык авыл халкы зыян күрә. Хәтта сөтне кабул итмәгән, кире алып кайтып тараткан очраклар да бар. Сөтнең составында еш кына антибиотиклар табылуы, ачылыгы югары булуы, кайберәүләрнең сөтләренә су кушуы, хәтта аерткан сөткә кадәр тапшырулары күзәтелә.



“Терлекнең авырган очраклары була икән, безнең табиблар сөтне тапшырмаска дип әйтеп китә. Антибиотиклар алган очракларда 10-12 көн тапшырмаска кушабыз”, - ди ветеринария идарәсе хезмәткәре Нәгыйм Галиуллин.


Ләкин мал табибларына әйтмичә, үзләре дәвалаган очраклар да бар. Алары инде мал тотучылар намусында. Сөтне тапшырганда үзләрен генә уйламасыннар иде. Сөт җыючылар әлеге фикерләрен дә җиткерде.


“Сөт ул ак төстә генә булырга түгел, ә аның тиешле таләпләргә дә җавап бирүе мөһим. Сыйфат – беренче урында! Тапшыручы да намуслы, сөтне җыючы да игътибарлы булсын иде”, - диде сөт комбинатының кабул итү таләпләрен аңлатып Марсель Фәхретдинов.


Махсус тикшерү комиссиясе үз эшен сөт иң түбән бәядән җыелган җирлекләрдә башлап җибәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев